Разил Исмәгыйль улы Вәлиев

ЯмашевкаPROписателя

Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 1947 елның 4 январенда Татарстан хәзерге Түбән Кама районы Ташлык авылында туган. 1965 елда Түбән Кама урта мәктәбен тәмамлагач, Казанга килеп, ике ел В. И. Ульянов-Ленин исемендәге дәүләт университетының журналистика факультетында укый, аннары Мәскәүдә А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтында югары белем ала. Разил Вәлиев поэзия һәм проза жанрларында яза.

Р. Вәлиевнең киләчәк иҗатына юнәлеш бирүче кешеләрнең берсе атаклы шагыйрь Лев Ошанин була. Бөтен дөньяга танылган җырлар авторы белән иҗади аралашу эзсез калмый. Разил үзе дә җырлар яза башлый Аның традицион халык җырлары рухында язган иң уңышлы шигырьләре музыкага салынган яки халык көенә җырланып йөри. Укыган чордан башлап бүгенге көнгә кадәр ул өч жанрда – поэзия, проза, драматургия жанрларында иҗат итә. Аның проза әсәрләре үзләренең шигъри теле, образларга бай булуы белән аерылып торалар. Ә аның җырлы-моңлы пьеса-спектакльләре татар сәхнәләреннән төшми.

Р. Вәлиевнең әдәби тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Ул француз язучысы А. Экзюперинең «Нәни принц» (1978), инглиз язучысы Р. Киплингның «Маугли» (1980) исемле повестьларын, Конан Дойль хикәяләрен һәм башка күренекле чит ил әдипләренең аерым әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итте. Бүген Р.Вәлиев 75 яшьлек юбилеен билгели.