ЯмашевкаPROюбилей

Булатова Клара Гарифовна — поэтесса, заслуженный работник культуры Татарстана, лауреат премии им. Р.Тухватуллина, лауреат Государственной премии имени Габдуллы Тукая, почетный гражданин города Альметьевска. Она автор более 40 книг.
Шагыйрә Клара Гариф кызы Булатова 1936 елның 18 мартында Татарстанның Сарман районы Татар Карамалысы авылында туа. Ул – татар шигъриятенең халыкчан шагыйрәсе дә, остазбикәсе дә, гомере буе балаларга белем биргән мөгаллимә-шагыйрә дә. Клара Булатова иҗатында тәрбия, әхлак, намус төшенчәләре, тырышлык, гореф гадәтләрнең сакланышы сүрәтле чагылыш таба. Халыкчан рухы белән укучы күңеленә үтеп керә. Шагыйрәнең күп кенә лирик шигырьләренә Татарстан һәм Башкортостан композиторлары тарафыннан музыка язылган.
Мин — шагыйрә, мин шигырьләр язам.
Минем бакчам — шигъри түтәлләр.
Мин орлыклар гына чәчә алам,
Җыючылар булыр бүтәннәр.

Подробнее