Лирон Хамидуллинга –90 яшь

Хамидуллин Лирон Хайдарович — писатель, публицист, переводчик, заслуженный работник культуры ТАССР (1982). Лауреат премии союза писателей и министерства культуры Республики Татарстан им. Исхаки (2011) и Валиди (2017), лауреат Государственной премии РТ им. Тукая (2020).
Родился 10 ноября 1932 года. С четвертого класса учится в Новосергиевском районе Оренбургской области. Заканчивает 7 классов Старобелогорской школы.
_____________________________________
Л. Хәмидуллин – әле Орскида яшәгән-эшләгән елларыннан ук шул шәһәр һәм, гомумән, Оренбург төбәге белән бәйле булган татар мәдәни учакларының тарихы белән кызыксынган, күренекле шәхесләрнең, аерым алганда, драматург Мирхәйдәр Фәйзи, мәшһүр шагыйрь һәм җәмәгать хадиме Дәрдемәнднең шәхси биографиясенә һәм әдәби иҗатына, Рәмиевләрнең нәсел-нәсәбенә кагылышлы тарихи фактларны барлау-ачыклау буенча даими эзләнүләр алып барган кеше. Аның бу мәсьәләләргә багышланган бер төркем махсус мәкаләләре, юлъязмалары, очерклары барлыкка килә. Әдипнең бу төр язмалары 1990нчы һәм 2002нче елларда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Офыктагы рәшәләр» һәм «Ак төннәр хәтере» исемле китапларында урын ала. Төрле елларда ул Х. Ямашев исемендәге китапханәнең юбилейларына багышлап мәкаләләр дә язды.
Лирон Хәмидуллин — үткәннәр белән бүгенгене ялгаучы чылбыр ул.

Лирон Хәйдар улы Хәмидуллин шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләде. Хөрмәтле Лирон Хәйдар улы, сезне олы бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезнең озын, бәхетле гомер юлларыгызда саулык-сәгадәт юлдаш булсын.💐