110-летие поэта, переводчика Нури Арсланова (1912-1991)

Яз матурмы?
Көз матурмы?
Язы да, көзе дә бер!
Быелгы көз матурлыгы
Гаҗәеп үзенә бер.
Хәтта яуган яңгырлар да
Шатлыктан елый сыман;
Җилләр дә көзге байлыкны,
Муллыкны җырлый сыман.
Алтын сары, комач кызыл
Яфраклар чәчәк ата…
Шуңа, язны сөйгән кебек,
Күңел көзне ярата.

Нури Арсланов – бай шигъри мирас калдырган шагыйрь. Үзе исән чагында ук аның утыздан артык китабы басылып чыга.Шагыйрьнең күп кенә шигырьләре композиторлар тарафыннан музыкага салынган. «Республикам минем» (Н. Җиһанов), «Казан кызы» (3. Хәбибуллин), «Нәсимә» (3. Хәбибуллин), «Үрдәкләрем-дүдәкләрем» (И. Хисамов), «Гәрәбә» (Р. Гобәйдуллин) кебек җырларны татар жыр сәнгатенең матур үрнәкләре дип бәяләргә мөмкин. Н. Арсланов тәрҗемә өлкәсендә дә иҗатының башлангыч чорыннан ук туктаусыз һәм нәтиҗәле эшли. Пушкин, Лермонтов, Байрон, Гете, Беранже, Хәйям, Хафиз, Мәхтүм Колый, Токтогул, Абай, Райнис, Гамзатов һәм башка бик күпләрнең поэтик әсәрләре аның тәрҗемәсендә татар телендә яңгырый. Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Н. Арсланов Халыклар Дуслыгы (1982), Хезмәт Кызыл Байрагы (1971) һәм «Почет Билгесе» (1957) орденнары белән бүләкләнә. Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Иделем-илем» (1982) исемле шигырьләр һәм поэмалар китабы өчен Нури Арсланов 1985 елда Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Н. Арсланов—1946 елдан СССР (Татарстан) Язучылар союзы әгъзасы.