XIX йөз татар әдәбиятының күренекле шагыйьре, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Әбелмәних Каргалыйның тууына быел 240ел (1782-1833).

Ватанга атлыгу һәрвакыт [күңелдән] китми икән, —
Соңгы чиктә кайту уена килдем,
Чөнки Ватанга мәхәббәт—иман ул,
Ирләр һәм хатыннар үлгәнче шул дәрт белән яши. (Ә.Каргалый)

Әбелмәних Каргалый — XIX йөз татар әдәбиятының күренекле шагыйрьләреннән берсе.
Әбелмәних Әбелфәез улы Габдессәламов 1782 елда Оренбург янындагы Каргалы (Сәгыйть бистәсе) авылында туа. Бабасы Габдессәлам Казан өязе Мәңгәр авылыннан, Ташкичү һәм Ябәш авылларында имам-мөдәррис булып торган, шигырьләр дә язган. 1745 елда ул яңа гына төзелеп килгән Каргалыга барып урнаша, шунда ахун дәрәҗәсенә күтәрелә. Шагыйрь бу бабасын заманының күренекле галиме, күпләрнең остазы, ди һәм аның оныгы булуы белән горурлана
Әбелмәнихнең шәкертлек еллары Каргалы мәдрәсәсенең шаулы чорына туры килә. 70 нче еллардан башлап бу мәдрәсәнең даны Идел — Урал буйларына тарала. К. Насыйри сүзләренә караганда, ул мәдрәсәгә Идел буйларыннан, шәкертләр генә түгел, хәтта укытучылар (мөдәррисләр) да (Утыз Имәни, Әхмәт Шырдани һ. б.), укырга килгәннәр.
Әбелмәних, бу уку йортын тәмамлагач, белемен арттыру өчен, Урта Азиягә китә. Бохарада Ниязколый Төркмәни мәдрәсәсендә укый һәм зур укымышлы булып таныла. Әмирнең 1816 елда Төркиягә җибәргән илчелеге составында, Истамбулга бара. Анда илле көннәр яшәгәннән соң, ул Каһирә аша хаҗга китә. Гарәбстаннан, Истамбул аша, туган иленә — Каргалыга кайта.
Бохарада укыган вакытта Әбелмәних шигырьләр иҗат итә башлый.
Зур укымышлы булуына карамастан, указ-алырга бармый, мулла булмый, иген игеп көн күрә. Ә. Каргалыйның үлгән елы төгәл билгеле түгел. Ул (1833 елдан соң) кабат хаҗ сәфәренә чыгып китә һәм юлда вафат булып кала.