XIX йөз татар әдәбиятының күренекле шагыйьре, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Әбелмәних Каргалыйның тууына быел 240ел (1782-1833).

Ватанга атлыгу һәрвакыт [күңелдән] китми икән, —Соңгы чиктә кайту уена килдем,Чөнки Ватанга мәхәббәт—иман ул,Ирләр һәм хатыннар үлгәнче шул дәрт белән яши. (Ә.Каргалый) Әбелмәних Каргалый — XIX йөз татар әдәбиятының күренекле шагыйрьләреннән берсе.Әбелмәних Әбелфәез улы Габдессәламов 1782 елда Оренбург янындагы Каргалы (Сәгыйть бистәсе) авылында туа. Бабасы Габдессәлам Казан өязе Мәңгәр авылыннан, Ташкичү һәм Ябәш авылларында имам-мөдәррис