21 мая — Россия отмечает 1100-летие принятия ислама Волжской Булгарией


2022нче елның төп вакыйгасы – Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу. 921нче елда Болгар дәүләте идарәчесе Алмыш “үзен дингә үгетләрлек, ислам дине кануннарын өйрәтерлек, аның өчен мәчет төзерлек кемне дә булса җибәрү турында” үтенеч белән үзенең илчесен Багдад хәлифәсенә җибәрә. Икенче елда ук Болгарга Багдад хәлифәсеннән илчелек килә. Шул сәбәпле, 922 елның маенда Алмыш болгар бәкләрен һәм кабилә аксөякләрен корылтайга җыя, анда ислам дине Идел буе Болгарында дәүләт дине дип игълан ителә. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы – федераль масштабтагы бәйрәм. Илебез Президенты Владимир Путин шундый карар кабул итте.
Мөселман кардәшләребезне чын күңелдән бу изге көн белән тәбрик итәбез. Ата-бабаларыбыз ирешкән әйберне тормыш буйлап ипләп кенә алып бару – безнең өчен зур вазифа. Моның кадерен белергә кирәк.

Leave Comment

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *