“Халкым, сиңа ниләр булган?!”

Яңа җыр

Хөрмәтле дуслар! Сезнең игътибарга өр-яңа җыр тәкъдим итәбез!!! “Халкым, сиңа ниләр булган?!”, җырның исеме үк уйланырга куша. Ә, М.Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры артисты, ТР ның атказанган артисты Айрат Хабибиуллин башкаруында бу җырны тыңлагач, чыннан да тирән уйга чумасың. Туган телебез, гореф-гадәтләребезне сакламасак, милләт буларак юкка чыгабыз түгелме? Бүгенге көндә бик актуаль җыр. Тел ата-анабыз тарафыннан бирелгән олы бүләкләрнең берсе. Мәшһүр Тукаебыз юкка гына, — И туган тел, и матур тел! Әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем, Син туган тел аркылы, — дип язып калдырмагандыр.