Шәхесләребез

Мондый байлар күп табылмас, Табылса да бу дөньяда мәңге тормас. “Шәхесләребез” сериясеннән “Бертуган Хөсәеновлар” исемле тарихи документаль җыентык тәкъдим итәбез. Бу җыентыкка күренекле Оренбург сәүдәгәрләре, бертуган Әхмәт, Мәхмүт һәм Гани Хөсәеновларның тормышы, аларның милләтебез үсешенә керткән бәяләп бетергесез эшчәнлеге турында истәлекләр, хатлар, мәкалә һәм очерклар тупланган. Китап милли мәдәниятебез, тарихыбыз белән кызыксынучы киң катлау укучыларга тәкъдим ителә. Килегез, укыгыз!