Айдар Хәлим

ЯмашевкаPROписателя


Айдар Хәлим 1942 нче елның 1нче гыйнварында Башкортстан Республикасының Миякә районы Бәләкәй (Кече) Кәркәле авылында укытучы гаиләсендә туган. Гаиләдә дүрт бала. Әтисе Бөек Ватан сугышының соңгы айларында Словакия өчен барган сугышларда һәлак була. Әнисе дә бу якты дөньяны бик иртә калдырып китә. Айдар Хәлим дүрт яшендә балалар йортына урнаштырыла. Булачак әдип бала чактан ук ачлы-туклы тормышның бөтен авырлыкларын күреп һәм үз җилкәсендә татып үсә.
Күрше Олы Кәркәле авылында җидееллык һәм район үзәге Кыргыз-Миякәдә татар урта мәктәбен тәмамлый.
1968 нче елда Казан университетының журналистика бүлеген тәмамлый..
1981 нче елда аны Уфадагы Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрына әдәби бүлек мөдире итеп чакыралар.
1991нче елдан 1996 нчы елга кадәр Татарстанның Чаллы шәһәрендә үзе оештырышкан татарча-русча яңа матбугат басма – «Аргамак» дигән әдәби-сәяси журналның баш мөхәррире булып эшли.
2003 нче елда Татарстан Язучылары берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясенә лаек була. Ул татар шигърияте, прозасы, татар драматургиясе, публицистикасы өлкәләрендә зур активлык белән эшли.
Танылган әдип иҗатын һәркем үзенчә күз алдына китерә, үзенчә аңлый һәм бәя бирә.
Бүген ул Яр Чаллы шәһәрендә яши һәм ару-талуны белми иҗат итә. Айдар Хәлим белән очрашулар туксанынчы елларда китапханәдә берничә кат булды. Бездә аның бүләк итеп калдырган автографлы китаплары саклана. Әдипне 80 яшьлек юбилее белән котлап, корычтай исәнлек һәм иҗади уңышлар теләп калабыз.
Җиргә тагын карлар ява инде,
Җир төренә тагын аклыкка.
Җир яшерә үзенең гөнаһларын,
Җир күмелә сафлык, пакълеккә.
Ап-ак карлар гүя шәфкать кызы
Ап-ак карлар җирне дәвалый…
Ә мин янам, ә мин һаман янам,
Мин, әйтерсең, көзнең дәвамы.