Габдрахман Сафа улы Әпсәләмов

ЯмашевкаРROписателя

Күренекле язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Габдрахман Сафа улы Әпсәләмов 1911 елның 28 декабрендә элекке Пенза губернасы Краснослободск өязе Иске Аллагол авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Үз авылларында башлангыч мәктәпнең өч классын тәмамлагач, ул, Мәскәүгә китеп, укуын Н. Нариманов исемендәге 27 номерлы татар урта мәктәбендә дәвам итә. Шунда әдәби иҗат эше белән кызыксына башлый, М. Җәлил җитәкләгән әдәби түгәрәккә йөри, шигырьләр, хикәяләр, пьесалар яза.
1941 елның августында Г. Әпсәләмов сугышка китә. Башта Карелия фронтының диңгез бригадасы составында миномет расчеты командиры, аннары, 1943 елның җәеннән 1945 елның маена кадәр, шул ук фронтта чыккан «Ватан өчен сугышка» дигән газетаның җаваплы секретаре булып хезмәт итә.
Язучының Ватан сугышы чоры вакыйгаларына нигезләп язылган «Мәңгелек кеше» (1960) һәм М. Җәлил истәлегенә багышланган «Агыла болыт» (1977), укучылар арасында аеруча зур популярлык казанган «Ак чәчәкләр» (1966), «Ак төннәр» һ.б. әсәрләре дә турыдан-туры тормышның үзеннән алып язылганнар. Г. Әпсәләмов 1959 елны Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. 1940—1983 еллар арасында татар, рус телләрендә, СССР һәм чит ил халыклары телләрендә әдипнең йөзгә якын китабы дөнья күрә.
Г. Әпсәләмовның әдәби тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Ул А. Гайдар, Э. Казакевич, А. Фадеев, В. Короленко, Н. Лесков, Д. Мамин-Сибиряк, А. Новиков-Прибой, М. Пришвин, Н. Тихонов кебек күренекле рус язучыларының хикәя китапларын татар теленә тәрҗемә итте.. Г. Әпсәләмов озакка сузылган авырудан соң 1979 елның 7 февралендә Казанда вафат булды.