Заки Нури

ЯмашевкаРROписателя

Шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1983), 1951 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы Зәки Нури (Зәки Шәрәфетдин улы Нуретдинов) 1921 елның 24 декабрендә Татарстан АССРның Чүпрәле районындагы Татар Төкесе авылында туган. 1957 елда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби Курсларны тәмамлап кайтканнан соң, З.Нури алты елга якын (1957-1963) Татарстан Язучылар союзының җаваплы секретаре, 1964-1971 нче елларда «Казан утлары» журналының баш редакторы, 1974-1982 нче елларда ул яңадан «Казан утлары» журналының баш редакторы хезмәтендә. 1945-1983 нче еллар арасында әдипнең татар телендә – 36, рус теленә тәрҗемәдә – 17, башка халыклар теленә тәрҗемәдә алты – барлыгы 59 исемдәге аерым китабы басылып чыга. З.Нури 1994 елның 18 февралендә Казанда вафат булды. 1967нче елда Зәки Нури бер төркем язучылар белән Оренбурда була. Х. Ямашев исемендәге китапханәдә узган очрашуда, татар телендә язучыларны туплап, әдәби түгәрәк оештырыла. Казанның абруйлы язучылары Заки Нури, Нәби Дәүли һәм Газиз Мөхәммәтшин ачкан әдәби түгәрәкнең эшчәнлеге бик уңышлы була. Зәки Нуриның бүләк иткән китаплары бүген дә китапханәдә саклана

100 лет назад, 24 декабря 1921 года родился татарский литератор, поэт, писатель, общественный деятель Заки Нури. Участник Великой Отечественной войны, боевой командир партизанского отряда, воевал с немецкими оккупантами в партизанском соединении в Белоруссии подрывником и начальником разведотряда. Автор более 30 книг поэзии и прозы на татарском языке. Дружба народов, интернационализм – одна из главных тем сборников. Юмористические и сатирические произведения, а также стихи для детей пронизаны фольклорными мотивами. Заки Нури перевёл на татарский язык фольклорные произведения разных народов. Произведения Заки Нури так же переведены на многие языки.