Вернуть бы тех… кого забрали небеса…

Ровно год, как нет с нами Сагдиева Мансура Габидулловича — талантливого журналиста, поэта, близкого друга библиотеки.
Скучаем. Помним.

Мансур әфәнде — ул үзе бер бөтен дөнья иде. Талантлы журналист, шагыйрь, киң белемле, милли җанлы, фидакарь шәхес иде. Бүген татар телен аның кебек камил белгән кеше арабызда калды микән? Безнең өчен ул эталон иде! Аның китапханәгә булган җылы мөнәсәбәтен без гел тоеп яшәдек. Бергә күп чаралар, конкурслар уздырдык, безнең уңышларга ул гел шатланып торды. Аның китапханәдә узган иҗат кичәсе онытылмаслык матур, якты мизгел булып истә калды.. Аның йөрәккә үтеп кергән шигырьләре, җырлары берәүне дә битараф калдырмас. Мансур абыйның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Leave Comment

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *