ЯмашевкаPROюбиляра


130 лет назад 1 ноября 1891 года родился Мирхайдар Мустафович Файзуллин (Файзи)
Мирхайдар Файзи (1891-1928) классик татарской драматургии. Родился в селе Кокшел Орского уезда Оренбургской губернии. Автор известных пьес “Галиябану”, “Ак калфак” “Асылъяр” и др., которые и сегодня не сходят со сцен театров. Его имя носит Оренбургский государственный татарский драматический театр.

Мирхәйдәр Фәйзи – татар классик драматургиясенең күренекле вәкиле, 1891 елның 1 ноябрендә элекке Оренбург губернасының Орск Өязе Күкшел авылында дөньяга килә. Атаклы “Хөсәения”мәдрәсәсендә укый. М.Фәйзи татар драматургиясендә иң халыкчан әсәрләрнең берсе булган мәшһүр “Галиябану” драмасының авторы буларак билгеле. Әсәр беренче тапкыр 1917 елның 19 мартында Оренбургтагы профессиональ театр труппасы «Нур» тарафыннан сәхнәдә уйнала һәм шул беренче куелышында ук зур уңыш казана. Шуннан соң инде аның бүгенге көнгә дәвам иткән озын гомерле сәхнә тормышы башлана. “Галиябану” драмасының мөһим яңалыгы шунда, ул беренче буларак сәхнәгә җыр-музыка алып менә һәм татар сәнгатендә яңа бер жанрга – музыкаль драма жанрына нигез сала. Октябрь революциясеннән соң М.Фәйзи “Урал суы буенда”, “Асылъяр”, “Ак калфак”, “Адашкан күңел”, “Кызыл йолдыз” кебек романтик эчтәлекле сәхнә әсәрләре иҗат итә. Ул 1928 елның 9 июлендә Баймак шәһәрендә вафат була. Кыска гына гомерендә М.Фәйзи уналты пьеса, берничә хикәя, ике йөзгә якын шигырь язып өлгерә, җиде сәхнә әсәре тәрҗемә итә, фольклор материаллар җыеп туплый.
Оренбург дәүләт татар драма театры М.Фәйзи исемен йөртә. Театр репертуарындагы М.Фәйзинең “Ак калфак”, “Адашкан күңел” һ.б. пьесалары бүген дә сәхнәдән төшми.