ЯмашевкаPROюбиляра

Татар булып туганыма сөенәм –
Үз телемә, үз моңыма сыенам…
Гарифҗан Мөхәммәтшин — татар шагыйре, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, СССР Язучылар берлеге, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, С. Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, 12 октябрьдә үзенең 80 яшьлек юбилеен билгели.
Татар бит ул бөек халык – сибелгән,
Бөтен дөнья татар белән чигелгән,
Тик дәвалап булмый аны һич кенә
Татарлыгын оныта торган чиреннән.
Белмәсә халык үзенең үткәнен,
Сизми калыр афәт килеп җиткәнен –
Күпме кавем төшеп калган тарихтан,
Абайламый үз-үзенең беткәнен.
Килегез, укыгыз!😉📚

Leave Comment

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *