ЯмашеваPROпамять


В октябре 2021г. исполнилось 95 лет со дня рождения поэтесссы и журналистки газеты «Яна вакыт» Амины Гарифовны Муратовой. Родилась Амина Гарифовна в селе Алькино Похвистневского района Самарской области. Всю жизнь проработала учителем в школе. После выхода на пенсию переезжает в Оренбург, где ее ждала другая очень сложная профессия — корреспондента татарской газеты «Яна Вакыт». Она была активным участником жизни татарской общественности. Все статьи тех лет о работе общественного центра, о спектаклях и концертах театра им. Файзи, о мероприятиях библиотеки им. Ямашева, «СОШ N 38», медресе «Хусаиния» принадлежат перу Амины Муратовой. Более двадцати лет проработала она на посту журналиста.
Вышла в свет книга ,,Жизнь-кактус» — сборник стихов Амины Моради, был собран и опубликован благодаря стараниям главного редактора газеты «Яңа Вакыт» Гайсарова Фанура и Мансура Сагдиева.

МИНЕМ КЫШЫМ
Яратам мин ап-ак кышның
Чеметтергән салкынын.
Мичтә янган утыннарның
Ялт-йолт иткән ялкынын.
Ялан-кырлар тып-тын гына
Ябынса ак юрганын.
Миләш куакларын каплап
Ап-ак мамык сырганын.
Күл өсләре көмеш сыман
Җәйрап ятса ялтырап.
Хәрәкәттән җылы җыям,
Әгәр туңсам калтырап.
Кышлау кошлар шыпырт кына
Килеп тәрәзәм какса,
Сиңа сәлам илеңнән дип,
Моңлы күземә бакса.
Тәрәз аша күзәтәмен
Ак кар сарган урманны.
Һич кенә дә җаным сөйми
Җылы җепшек буранны.
Көтеп яшим ул көннәрнең
Тизрәк үтеп китүен.
Күктә йөзгән болытларның
Таралышып бетүен.
Тоткынлыктан ычкына да
Кояш көлеп җибәрә.
Йөрәктәге төерләрне
Ераккарак тибәрә.
Тагын җаным рәхәтләнә,
Тагын яшәреп китәм.
Ямьле язларның килүен
Өзелеп сагынып көтәм.

1990 ел, декабрь.Оренбург шәһәре. Әминә Моради
Мы помним и чтим память Амины Муратовой.