ЯмашевкаPROюбилей

Хөрмәтле Рөстәм Әбдрәшит улы!
Сезне күркәм юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз!
Сез, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше. Сезнең иҗади эшләрегез белән һәрвакыт сокланабыз, горурланабыз. Киләчәктә дә безнең арадагы дуслык җепләре нык булсын. Сезгә җәйге кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез!
Гомер мизгелләре сынаса да,
Тәм табасыз һәрчак тормыштан.
Көчле рух, ныклы максат сезгә
Бирелгәндер, ахры, тумыштан.
Аермасын сезне язмыш җиле
Иҗат итеп яшәү көченнән.
Бәхет бит ул – канәгатьлек алу
Сайлап алган сөйгән эшеңнән.
Зур ихтирам белән Х.Ямашев исемендәге китапханә коллективы.

Подробнее

Leave Comment

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *