Статья из газеты «Яңа вакыт» («Новое время»)

Сагынып көтелгән очрашу

Узган елда илебезгә килгән афәт барыбызны да аралашудан мәхрүм итте. Төзекләндерелгән Х. Ямашев исемендәге яраткан китапханәбезгә ике ел бара алмадык, укучыларга туганнар булып өлгергән китапханә хезмәткәрләрен, дусларыбызны бик сагындык. Ел саен матур май айларында Бөек Җиңү бәйрәмен ветераннар белән бергә каршылый идек. Озак вакытлар үткәннән соң, Рамазан аен уздырганнан соң, ниһаять, 14 майда китапханәгә күтәренке күңелле, елмаючан кырыкка якын кунак җыелды. Очрашу Җиңү бәйрәменә багышланган иде🎖

76 ел элек Бөек Ватан сугышында совет халкы фронтта һәм тылда искиткеч авырлыкларны җиңеп чыкты; бер генә гаиләне дә узып китмәгән каһәрле сугыш миллионлаган кешенең гомерен өзде, яралар салды, авылларны һәм шәһәрләрне җимерде. Кызганычка каршы, дәһшәтле сугыш чорын үз күзләре белән күргән, фронтта да, тылда да авырлыкларын кичергән газиз кешеләребез еллар үткән саен азаеп баралар. Алар белән бергә яшәп калган без – азаккы буын. Шуңа күрә дә аларның барысына да мең-мең рәхмәтләр әйтеп, аларны хөрмәтләп каласы килә.

Чараны Оренбур шәһәре “Туган тел” татар милли-мәдәни мөхтәрияте, Х.Ямашев исемендәге китапханә хезмәткәрләре, ветераннар шурасы һәм М. Фәйзи исемендәге татар дәүләт драма театры оештырды. Әле 2-3 ел элек кенә арабызда 5 сугыш ветераны була иде. Быел, кызганычка каршы, шулардан берсе генә — Махиянов Рәхматулла Рәхимҗан улы калды. Хөрмәтле ветераныбызга 99 яшь, Беренче Украина фронтында сугышкан, 2 орден, медальләргә лаек булып, сугыштан яраланып кайткан. Ул хәзер дә дәртле, күтәренке кәефле. Матур тавышы белән бөтен китапханәне яңгыратып, халык җырын башкарды, ә тамашачылар аңа сокланып карап утырдылар🎤

Бәйрәмне Оренбур өлкәсе мөселманнар назәрәте рәисе мөфти Әлфит Шәрипов ачып җибәрде, ул, сугышта һәлак, сугыштан соң вафат булган туганнарыбызга багышлап, догалар укыды, ветераннарга сәламәтлек теләде.

Чарада катнашучыларны Аксакаллар шурасы рәисе Шафеев Вахит Шәрип улы тәбрикләде. Ул ветераннарга рәхмәтен белдереп, барысына да сәламәтлек теләде, тагын да очрашырга насыйп булсын, диде.

Сүзне Региональ татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Дәүләтов Илдус Ядгарь улы алды, ул ветераннарны котлады: “Җиңү көне – ул иң бөек бәйрәм. Илебезне азат итәр өчен төрле милләт кешеләре көрәште. Сугышлар тагын башланырга тиеш түгел, алар матур чәчәк аткан дөньяны тар-мар китерә”, — диде👨‍💼

Шәһәребезнең “Туган тел” татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәистәше Рөстәм Маннанов үз чыгышында: “Ветераннарыбыз бик аз калды. Аларга мең рәхмәт әйтәбез. Балаларыгызга, оныкларыгызга сугыш турында күбрәк сөйләгез, булган дәһшәтле сугышны онытырга мөмкин түгел”, — диде.

Китапханәбездә тагын бик матур традиция бар – юбилейлары булганнарны котлау. Былтыр аларны тәбрикли алмадылар, шуңа күрә бу чарада Ягофарова М., Абдулхаликова А., Шафеев В., Кильметова Т., Ягофаров Ф., Хасанова Р., Рафикова Р., Тайгузин Ш., Хабибуллин Ш. бүләкләргә лаек булдылар👏🏻

Кунакларга бик матур концерт күрсәтелде. Татар театры артистлары һәм “Тургай” фольклор ансамбле матур җырлары белән тамашачыларны куандырдылар.

Залда утырган һәрбер ветеранга күчтәнәчләр тапшырылды.

Ренат Тойгынов, Әнвәр Искәндәров, Рөстәм Маннанов, Мөхтәр Хәсәнов, Илгиз Кадырмаев һәм башка хәйриячеләр ярдәмнәре белән әзерләнгән күчтәнәчләр барысына да хуш килде.

Бик күңелле бу очрашуны оештырганнарга ветераннар исеменнән зур рәхмәт. Киләсе елда да барысы белән шулай очрашырга насыйп булсын🙏🏻

Әлфия Әбделхаликова

Подробнее