ЯмашеваPROюбилей

Хөрмәтле Фәннур Шәрифулла улы!
Сезне күркәм юбилеегыз белән тәбрик итәбез! Менә инде утыз ел дәвамында сез халкыбызга игелекле хезмәт итәсез. “Яңа Вакыт” гәзитенең беренче көненнән алыштыргысыз мөхәррире Сез! Бу рәхмәтле хезмәтегез артында күпме сабырлык, түземлек, көч һәм сәләт ята. Сезнең куйган фидакарь хезмәтегез, тырышлыгыгыз бәяләп бетергесез. Ярты гомерегезне телебезне, мәдәниятебезне саклап калуга, халкыбызны агартуга багышладыгыз! Киләчәктә дә гәзит укучыларны матур, эчтәлекле, тагын да кызыклырак язмалар белән сөендерергә язсын Сезгә. Сезгә ныклы сәламәтлек, куанычлы озын гомер, гаилә бәхете телибез.
Сезне хөрмәт иткән Х.Ямашев исемендәге китапханә коллективы.

Подробнее