25 августа, исполняется 85-лет со дня рождения Туфана Миннуллина .

25 августа, исполняется 85-лет со дня рождения известного драматурга и общественного деятеля Туфана Миннуллина .
Вклад Туфана Миннуллина неоценим, за 40 лет творческой деятельности он написал больше 40 пьес, более десятка пьес-сказок, несколько повестей, выпустил десятки статей. За труд был отмечен званиями заслуженного деятеля искусств РСФСР, Татарстана и Башкортостана.

Туфан Миңуллинның тууына 85 ел
Танылган драматург, Татарстанның халык язучысы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинга 25 августта 85 яшь тулган булыр иде. (1935-2012)
Иҗат гомерендә Т. Миңнуллинның өч дистәдән артык китабы басылып чыга, иллегә якын әсәре сәхнәгә куела, йөзләгән мәкалә-язмалары дөнья күрә. Аларның һәрберсе укучы-тамашачы ихтирамын казана. Әдипнең байтак әсәрләре башка телләргә тәрҗемә ителеп, Татарстаннан да читтә дә танылу ала. Т.Миңнуллинның М.Фәйзи исемендәге Оренбур дәүләт татар драма театры куйган пьесаларын күпләребез күреп хозурлангандыр. Аның “Яшьлек белән очрашу”, “Сөяркә”, “Нәзер”, “Алты кызга бер кияү”, “Төш”, “Исәнмесез”, “Җанкисәккәем” һ.б., балалар өчен пьесаларын да тамашачы яратып карады һәм киләчәктә дә карар. Т.Миңнуллин пьесалары буенча куелган спектакльләрнең абруе, уңышы җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнә. Подробности…

Leave Comment

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *